ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында балаларның "Яраткан төбәк" ("Любимый край") исемле рәсемнәр күргәзмәсе ачылды

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган "Яраткан төбәк" ("Любимый край") дигән балаларның рәсем күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә яшь рәссамнарның 20дән артык иҗат җимеше куелган.

Күргәзмәнең максаты – балаларда туган төбәгенең тарихына кызыксыну уяту. Эшләр төрле техникаларда башкарылган – бу акварель, гуашь, акбурлар, аппликацияләр, панно, карандашлар, пластилин, декупаж һ.б. Балалар күзаллауларында булган туган төбәкләрен төрлечә тасвирлаган: кемдер зур шәһәр йортларын һәм урамнарын ясаган, кемдер аны авыл йорты итеп күзаллаган, ә кемдер үзенең ассоциацияләрен чәчәкләр, хайваннар һәм кошлар сурәте аша белдергән. Күргәзмәдә катнашучыларның барлык эшләрен берләштерүче нәрсә – ул да булса туган төбәккә булган мәхәббәт хисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International