10.09.2021

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Зәй муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Гражданнарның сорауларына рәис урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.

Район халкын җылылык энергиясенә, су белән тәэмин итүгә тарифларның нигезле булуы, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә түләү мәсьәләләре борчый иде.

Шулай ук гражданнар үз мөрәҗәгатьләрендә коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен түләү тәртибе һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән дә кызыксынды.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү практикасы дәвам итәчәк.

Дәүләт комитетына мөрәҗәгатьне интернет-кабул итү системасы, шулай ук 8 (843) 236-36-36 «кайнар линия» телефоны аша калдырырга мөмкин.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International